Портал муниципальных образований Верхний Услон

«Гүзәл мирас калдырган әдип»

     К юбилейной дате - 115-летию со дня рождения народного писателя Татарстана, литературного критика, публициста, драматурга Фатыха Хусни, которая отмечается 3 февраля, Центральная районная библиотека предлагает читателям книжную выставку «Гүзәл мирас калдырган әдип» («Литературное наследие Фатыха Хусни»).

1675412412585

     Выставка знакомит с жизнью и творчеством писателя. За сорок лет литературной деятельности он создал много талантливых произведений. Как писатель Хусни формировался в годы коренных перемен в жизни татарского народа. Его рассказы, повести, романы отличаются яркими национальными характерами, выразительным языком. За творческую деятельность в области литературы в 1972 году Фатых Хусни получил Государственную премию ТАССР имени Габдуллы Тукая. В 1993 году удостоен звания «Народный писатель Республики Татарстан».

       Всех желающих познакомиться с творчеством татарского писателя Фатыха Хусни мы приглашаем посетить нашу выставку.

     Үзәк район китапханәсе укучылар ихтибарына «Гүзәл мирас калдырган әдип» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Күргәзмә Татарстанның халык язучысының тормышы һәм күпкырлы иҗаты белән таныштыра. Фатыйх Хөсни иҗатында әдәби мемуар, драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть жанрлары күренекле урын алып тора.

     Фатыйх Хөсни бик күп талантлы әсәрләр иҗат итте. «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән повесте һәм хикәяләре өчен Ф.Хөсни 1972 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

     Гади кешеләрнең эчке дөньясына тирэн үтеп кереп, аларның уй-хисләрен, кайгы-шатлыкларын, шәхси язмышларын җитди тарихи-иҗтимагый вакыйгалар фонында тасвирлаган әсәрләр татар прозасының күренекле казанышларыннан санала.